Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Шикәрдән баш тарту нинди авырулар китереп чыгаруы бар?

Шикәрне күп куллану зыянлы икәне билгеле. Әмма аннан баш тарту да файдага түгел, дип яза aif.ru.

Диетолог Елена Толоконникова әйтүенчә, шикәрдән тулысынча баш тарткан кешеләрнең бавыр, талак белән проблемалары килеп чыга, артрит һәм тромбоз башлануы ихтимал, андыйлар депрессиядән интегә.

Шикәр булмаса, баш мие начар эшли, хәтер начарая. Табиб әйтүенчә, шикәр күп була дип куркучылар төшке аштан соң бер кисәк шикәр кабып куярга мөмкин. Тазарам дип куркучылар исә зефир, цукаттан баш тарта ала.

Әгәр инде шикәрне бөтенләй кулланмый дисәгез, составында шикәр булган яшелчәләр ашагыз. Мәсәлән, татлы борыч, чөгендер, чәчәк кәбестә һәм иң кызыгы - башлы суган.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/copayjavap/shik-rd-n-bash-tartu-nindi-avyrular-kiterep-chygaruy-bar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев