Салкында туңган кеше ни сәбәпле калтырый башлый?
Бу – организмның саклану реакциясе.
Хәрәкәтләнгән очракта организм җылына ала. Моның шулай икәнен организм «белә». Туңган чакта организм, үзен-үзе җылыту максатыннан, мускулларны эшләтә башлый. Без моны «калтырату» дип кабул итәбез.
Калтырау нәтиҗәсендә организм 1-2 градуска температураны күтәрергә мөмкин.
Бәләкәй балаларда бу функция әле көйләнеп бетмәгән була. Шуңа күрә балалар калтырамаска, шуңа күрә туңганын сизми дә калырга мөмкин.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев