Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Салкын душта юынмавың хәерле...

Җәй көне кайнар суны өзгән вакытта күпләр салкын суда юынырга һәм чыныгырга карар итә.

Медицина фәннәре кандидаты, табиб-кардиолог, аритмолог, терапевт Люция Фейсханова кайбер кешеләргә мондый төр процедуралардан тыелырга киңәш итә.

Табиб сүзләренчә, салкын суда сәламәтлеге белән җитди проблемалары булмаганнар гына юына ала.

“Кыска вакыт эчендә салкын су белән чыныгу турында уйларга киңәш итмәс идем. Моны акрынлап, этаплап башкарырга кирәк, – ди табиб. – Һәр нәрсәдә чама белергә кирәк. Ә инде салкын су белән коена башлагансың икән, аны даими эшләү яхшы”.

Табиб сүзләренчә, бу эшне акрын-акрын гына башларга кирәк. Бүлмә температурасындагы су белән коенабыз, аяк табаннарыннан башлыйбыз, бер ике көннән соң әлеге процедураны балтыр, тез башлары белән кабатлыйбыз. Аннан соң өскәрәк күтәреләбез. Ә менә кан йөреше начар булганнарга салкын суда коену, гомумән, ярамый, чөнки кан тамырлары кысылып, кешенең хәле тагын да начарланырга мөмкин.

Салкын су белән коенганда үз хәлеңне, сәламәтлегеңне белергә кирәк. Шуңа күрә мондый процедура алдыннан, һичшиксез, табиб белән киңәшләшергә кирәк. Шул ук вакытта белгеч салкын җан, әгәр чиккә кермәсәк, салкын тигезсезлеккә китермәячәк, дип билгеләде.

Табиб шулай ук, мәсәлән, гель, шампунь һәм башка юыну чаралары җылы суда яхшырак юыла, дип белдерде. Салкын су тирене пычрактан һәм сабын-шампуньнәрдән чистартырга мөмкинлек бирми.

Фото: /pixabay.com

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/salkyn-dushta-yuynmavy-kherle-ni-bula

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев