Редисны иртәрәк һәм тәмлерәк өлгертү серләре
Витаминнарга, клетчаткага бай, сусыл, тәмле, иң иртә өлгерә торган яшелчәләрнең берсе ул редис. Редис кояш, су, комлы, көпшәк туфрак ярата, көн саен чамалап кына сугару, төпләрен йомшарткалап тору сорала.
Тишелеп чыккан көненнән алып, үстереп өстәлгә куйганчы нибары бер ай вакыт сарыф ителә. Бу яшелчә үзгәрүчән табигый шартларга әлләни бирешми, туфрак составына талымсыз, карап үстерү технологиясе бик гади. Шәхсән үзем, редисның бик иртә өлгерешле сортларын һәм гибридларын март ахырында теплицага чәчеп, беренче уңышны апрель дәвамында җыеп алам.
Редис – кыска көн үсемлеге. Җәй көне чәчүдән мәгънә юк, башы бик начар формалашачак, ачы, каты, эче көпшәк, куышлы булачак, сабагы уклар җибәрәчәк.
Икенче уңышны көннәр кыскара башлагач өлгертү отышлы. Сентябрь башында чәчсәк, ай азагына чаклы мул уңышы өлгереп җитәчәк.
Теплицаның язын редис чәчеләсе түтәлләрен көздән әзерләп калдырабыз: туфрагына черемә, көл, фосфорлы ашлама сибеп, әйбәтләп казыгач, сидерат үстереп алабыз. Туфрак йомшара, зарарсызлана, микроэлементларга байый. Март аенда теплицага ике-өч мәртәбә күп итеп кар таратабыз. Тышта салкын һава торуга карамастан, язгы кояш нурлары корылма эчендәге карны эретә, җирне күпертә, туфракка шифалы дым туплана.
Гадәттә мартның 26-27ләрендә түтәлне тырмалап, йомшартып, буразначыклар сызабыз. Орлыклар бик тиз шытып чыксын өчен, чәчүгә өч- дүрт көн кала, капкачлы токмач савытына берничә кат итеп җәелгән, биостимулятор сибелгән бәдрәф кәгазе эчендә борынлатам. Тамыр җибәрә, орлык ярылы яфрак чыгара башлаган нәни үсентеләрнең арасын 4-5 см калдырып, корткычлар кимермәсен өчен төелгән ачы борыч салып болгатылган кайнар су сибелгән буразначыкларга тезеп чыгам. Тамырларын чиста елга комы катыштырылган черемәле туфрак белән сак кына күмдерәм. Яңадан җылы (!) су бөркеп, тукылмаган материал белән каплап калдырам.
Редисны апрель азагында ачык грунтка чәчеп тә, май аенда өлгертеп алырга була. Бу очракта төнге кыраулардан саклау өчен, өстенә дугалар бастырып куеп, тукылмаган материал каплап торырга туры килә. Йомыркадан бушаган 30 секцияле картон капларның очларын уйдыклап кисеп, үзләрен түтәлгә тезеп, бераз туфракка батырып, бик әйбәтләп сугарып, һәр уемга 1әр орлык салып, аз гына туфрак белән күмдереп чәчәргә була. Бу очракта каплар мүлчә ролен үти, дым яхшы саклана, чүп тишелеп чыкмый, сирәклисе юк, редислар бик эре була.
Редис кояш, су, комлы, көпшәк туфрак ярата, көн саен чамалап кына сугару, төпләрен йомшарткалап тору сорала. Артыгын коендырсак, башлары ярыла, суны аз сипсәк, тамыразык ачы, каты була. Азотлы ашлама, тирес ачыткысы белән тукландырырга ярамый, юкса яфраклары эре, башлары чирләшкә, вак, кортлы булачак.
Фото: pixabay.com
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/redisny-irt-lgertik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев