Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Помидор көзгә кадәр уңыш бирсен өчен

Күп кеше помидор куакларын август аеннан ашламый башлый. Шуның аркасында помидорлар вагая, куак зәгыйфьләнә.

Җитәрлек тукландырсаң, ул көз азагына кадәр уңыш бирә бирә ала. Менә бу  ашламаны кулланып карагыз әле, үкенмәссез.

2 литрлы банка белән агач көле;

10 литр кайнап торган су;

10 г бор кислотасы;

10 мл йод.

Бор кислотасын аз гына күләмдәге кайнар суда эретеп (ул салкын суда эреми), көл өстенә шау кайнар су коябыз. Аннары барысын бергә кушып, 1 тәүлек төнәтәбез.

1 литр шушы ашламаны 10 литр су белән сыеклап, помидорларга бөркибез. Моны атнага бер тапкыр эшләргә кирәк.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев