Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Озайлы яллардан соң ничек рәткә керергә?

Озакка сузылган бәйрәм безнең организм өчен эзсез үтмәде: ашказаны майлы, калорияле ризыклардан, алкогольдән сафтан чыккан, билгә артык сантиметрлар өстәлгән, бит шешенеп киткән, тире бозылган...

Эшне ашказанын, эчәкләрне чистартудан башлыйк. Суыткычтан калган салат, колбаса, тозлы ит калдыкларын алып ташлагыз. Алкогольле эчемлекләр кызганыч тоелса, ераккарак һәм озаккарак алып куегыз.

Хәзер кефир белән “дуслашыгыз” – азык эшкәртү системасы тәртипкә килер, бавыр ял итәр. “Бушану көне” эшләп алсагыз, бик яхшы. Моның өчен бер көн бары тик кефир эчеп, алма яисә яшелчә ашап кына яшәргә кирәк булыр.

Организмны чистарту өчен бик күп газсыз су эчәргә кирәклеген онытмагыз. Җимеш һәм яшелчә сутлары куллансагыз да организмыгыз рәхмәтле булыр. Чи бәрәңге һәм кәбестә сутлары – иң файдалысы.

Ун көн буе күп ашаганнан җәелгән ашказанын кире элекке хәленә кайтару өчен түземлек кирәк булыр. Еш, ләкин аз ашарга тырышыгыз. Кич аякларыгыз сезне тыңламыйча суыткыч янына алып бара икән, кефирга үрелегез. Аны акрын гына эчегез. Физик күнекмәләр мөһим. Бераз кызып алып, биеп йөрүгә караганда чаңгыда йөрү, йөгерү, һичьюгы саф һавада йөреп керүнең күпкә файдалырак булуын искә төшерер көн җитте, дуслар.

Битне, тирене, бөтен тәнне тәртипкә китерүдә иң яхшы ярдәмче – мунча. Аны иркенләп, рәхәтләнеп, туйганчы чабынып керергә, ял иткән арада күп итеп үлән чәйләре эчәргә кирәк. Мунча керергә мөмкинлеге булмаганнарга эфир майлары салынган ваннада яту ярдәм итәр.

Битнең, күз төпләренең шешенеп китүен махсус битлекләр дә бетерә ала. Аны болай ясыйбыз: бер йомырка сарысына бер калак бал салабыз, бер-ике тамчы лимон суты һәм зәйтүн мае кушабыз.

Кешеләрдә озакка сузылган бәйрәмнәрдән соң еш кына депрессия дә күзәтелә. Бернәрсәгә дә кайгырмагыз, үзегезне кулга алыгыз. Шуны онытмагыз: безнең тормышта бәйрәмнәр гадәти көннәрдән бик күпкә аз. Шуңа күрә елына бер тапкыр рәхәтләнеп, озак итеп бәйрәм итәргә сезнең хакыгыз бар!

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев