Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Өйдә чәч буяучыларга биш киңәш

Чәч төсен үзгәртергә теләгән очракта, иске буяуны бетерү өчен С витамины кулланалар.

Буяуны кулланыр алдыннан күрсәтмәләрне җентекләп укыгыз кулга перчатка, өскә иске кием киегез. Буялса, ташларга кызганыч булмасын.

Тән тиресендә буяу таплары калмасын өчен, биткә, муенга, колакларга вазелин яки башка крем сөртегез. Әгәр тәнгә буяу төшсә, тапны бераз спирт һәм балалар тәненә сөртә торган май белән ышкып бетереп була. Әгәр өйдә май булмаса, биттәге макияжны бетерә торган салфеткалар кулланып карагыз.

Чәчтәге буяуны юып төшерергә кирәк булса, кавык бетерә торган шампуньга С витамины кушарга кирәк. Шушы субстанцияне чәчкә сөртеп куегыз. Бу масканы бер сәгать тоткач, юып төшерергә кирәк. Чәчтәге иске буяуны бетерү өчен, бу процедураны берничә тапкыр, ике көн тәнәфес ясап кулланырга кирәк.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/03-02-2021/yd-ch-ch-buyauchylarga-bish-ki-sh-5802939

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев