Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Орлык суганын ничек сайларга?

Зур булып үссен өчен суганны ничек сайларга соң?

8-14 миллиметрлы вак суган. Көздән утыртып калдыру өчен иң яхшысы. Туклыклы матдәләр туплап өлгермәгәнлектән, ул артык зур булмый. Әмма яз утырту өчен кулай вариант түгел. Беренчедән, кыш чыкканчы күбесе инде кипкән була, икенчедән, ул тиз генә үсеп китә алмый, өлгереше артка кала. Мондый вак суган әйбәт санала, чөнки ул яз көне утыртканда да бабайланмый (зураймый), аннары, җиңел булганга, килога бик күп керә. Артык зур суган яратмасагыз, уртача гына үскәненә кәнагать булсагыз, вак суган алырга була.

14-24 миллиметрлы уртача суган. Монысы бик яхшы суган була инде. Бармак башыннан чак кына ваграк, тыгыз, гәрәбә бөртекләре кебек. Көздән утырту өчен дә, яз утырту өчен дә бер дигән. Тиз үсеп китә.

21-24 миллиметрлы эрерәк суган. Көздән аны фәкать кыягы өчен генә утыртырга була. Яз көне утыртканда, баш җибәрә, ә менә утыртыр алдыннан төбен крестка крест киссәң, алай итми, баш җибәргән сабагын да кисеп алырга була, ул очракта да суган зур булып үсә. Сүз уңаенда, мондый суган килога бик аз керә, утырта башласаң, алган суганың бер түтәллек кенә була.

24-30 миллиметрлы, тавык йомыркасы сарысы кадәр дип әйтерлек суганны кыяк өчен генә утыртырга мөмкин. Ул арзан тора, әмма аннан башлы суган чыкмый.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев