Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Офиста этикет кагыйдәләре

Керүгә үк, бөтен кеше белән исәнләшергә. Исәнмесез дип әйткәнче, хәерле иртә (көн, кич) дию дөресрәк.

Ишек шакырга кирәкми. Җитәкче янына кергәндә, ул телефоннан сөйләшә торган булса һәм сезгә керегез дигән ишарә ясаса, керәсез һәм ишекне ябасыз. Берничә адым атлап, хуҗаның трубканы куюын көтәсез.

Хатын-кызлар эш урынында чәч тарап, бизәнеп утырырга, хушбуй сибәргә тиеш түгел, моның өчен туалет бүлмәсе бар.

Өйдәгеләр кесә телефоныгызга шалтыратып, сөйләшү бер-ике минут кына барасы булса, бүлмәдән чыгу мәҗбүри түгел. Озаклап, җитди итеп сөйләшергә кирәк икән, чыгып сөйләшәсез.

Кул чатырын ачып киптермәгез, әгәр дә ул беркемгә дә комачау итми икән, ачып та куя аласыз. Аны бүлмә уртасына куймагыз.

Өстәлдә зоопарк булмасын, йомшак уенчыкларны яки статуэткаларның урыны өстәл түгел. Кактус та булырга тиеш түгел. Бердәнбер куелырга мөмкин булган әйбер – фоторамкадагы гаилә фотосы.
 
Телефоннан җитәкчегә шалтыратасыз икән, сөйләшкәннән соң, трубканы ул беренче куярга тиеш. Статусы бертөсле булган кешеләр сөйләшкәндә, трубканы башта шалтыратучы куя.

Өстәл артында чәй эчсәгез, чынаягыгызны кәгазь өстенә куймагыз. Чынаягыгызда иннек эзләре, әллә ничә чәй пакеты булмасын. «Иремне яратам» ише язулы чынаяк алып килмәгез.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ