Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Нинди яшелчәләрне бер-берсе белән янәшә утыртырга кирәк

Баулы бакчачыларына киңәшләр

1. Кукуруз, борчак һәм кабак – иң шәп күршеләр. Аларны бергә үстерүнең серен инде хәтта Америка индеецлары да белгән. Кукуруз – туфракны азотка баетучы борчакка терәк. Ә кабак үз чиратында тирә-юньдә чүп үләннәренә үсәргә ирек бирми.

2. Суган һәм кишер. Суган – аллицин дигән матдә бүлеп чыгара һәм кишерне аңа куркыныч тудыручы бөҗәкләрдән коткара. Сакчы-күрше дияргә дә була!

3. Помидор һәм базилик. Алар салатта бер-берсенә бик туры киләләр. Һәм салатта гына да түгел. Икесе дә бертөрле туфрак ярата. Суны да икесенә дә берүк күләмдә сибәргә кирәк. Базиликны исе томатка зыян салучы күбәләк кортларын куркыта. Базилик янәшәсендә кызарып пешкән помидорлар да күпкә тәмлерәк була.

4. Кузаклы фасоль, баллы борыч һәм баклажан. Борыч белән баклажанны үстерү өчен берүк шартлар кирәк. Ә алар янәшәсендә утыртылган кузаклы фасоль исә баклажанны колорадо коңгызыннан саклый.

Фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев