Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Начар гадәтләрдән ничек котылырга?

Сез үзегезне үзгәртергә теләсәгез, максат куегыз

Гадәт дигәч, кемдер шунда ук аның начарларын гына күз алдына китерер. Әйтик, аракы эчүне, тәмәке тартуны. Югыйсә, гадәтләр һәркайсыбызда бихисап. Без аларның кайберләренең барлыгын сизмибез генә. Әйтик, иртән  торгач бит юу, теш чистарту, урын-җирне җыештырып кую – болар да гадәт бит. Һәм алар безгә кечкенәдән салына. Шулай булгач, бездәге гадәтләрне икегә бүләргә кирәктер: файдалыга һәм начарларга. Файдалысы аңлашыла инде: иртән йөгерү,  зарядка ясау, өйне тәртиптә тоту...  

 

Инде начарларына күчик. 

Алган әйберне урынына куя белмәү, гел соңга калу, бөтен эшне иң соңгы моментта гына эшләү... Күп вакыт үзебезгә дә ошамый торган гадәтләр инде болар. Башка болай эшләмәм дип үз-үзебезгә бер түгел, әллә ничә тапкыр сүз бирәбез. Тик чынлыкта хәлләр гел элеккечә кала...

 

Чир китә – гадәт китми, диләр шул. Бер көн генә түгел, айлар, еллар буе кабатлаган гадәттән берничек тә җиңел генә аерылып булмый. Әмма чынлап торып тотынасың икән – барысына да ирешергә мөмкин. 

 

 Начар гадәтләрдән ничек котылырга соң? 

Әгәр алардан чынлап торып котылырга телисез икән – бу инде үзе беренче адым булачак. Әмма билгеле бер карарга гына килү, әлбәттә, җитми әле.  

 

Моның өчен менә тагын нәрсәләр кирәк:

1 Максат кую. Теге яки бу начар гадәтемдән арынырга телим дигән теләгегез бик көчле булырга тиеш. Иң мөһиме – күңелдә: «Мин моңа барыбер ирешәм!» – дигән ышаныч булсын.

2. Ихтыяр көче. «Әй, нәрсәгә мәшәкатьләнәм соң», – дигән уй теләсә кайсы моментта килергә мөмкин. Онытмагыз, сез – көчле кеше, барысын да булдырасыз. 

3. Башлаган эшне ахырына җиткерә белү. Билгеле бер карарга килгәнсез икән – аңардан инде баш тартмагыз. Бер талпынудан ук берни дә килеп чыкмаган икән, бу әле барысы да начар тәмамланачак дигән сүз түгел бит. Әллә Мәскәү шунда ук төзелгәнме? (Әйтик, тәмәке тартуны ташлаучылар моны бигрәк тә бер көндә эшли алмаячак. Әмма көн саен 1-2 сигарет кына киметә башласалар да, теләгән нәтиҗәгә барыбер бер ирешәчәкләр бит.)

4. Сезне хуплап торучы якыннар. Бу пункт та бик мөһим. Үзегез генә бу начар гадәттән котылырга авыр дип саныйсыз икән, фикердәшләр табыгыз: бәлки таныш-белешләр арасында андый теләге булганнар бардыр. Сез бер-берегезгә терәк була аласыз, ярышу хисе дә сезгә бу очракта булышачак кына. Киңәшләрнең дә кирәк булуы бар. 

 

 

 

 

 

Ә файдалы гадәтләрне ничек арттырырга? 

Андый теләкләре булган кешеләр дә байтак бит арабызда. «Дүшәмбедән спортзалга йөри башлыйм», «Киләсе айдан йөгерергә керешәм», «Эшкә соңга калудан туктыйм»... дибез. Тик «иртәгә», «дүшәмбедән», «киләсе айдан» диюләр гел кабатланып тора, теләгеңә исә һич ирешеп булмый.

 

Ничек  үзгәрергә соң?

Менә берничә киңәш. 

1. Барысын да берьюлы үзгәртергә тырышмагыз.

Берүк көнне йөгерә башларга да, сәламәт яшәү рәвешенә, дөрес туклануга да күчәргә телисез икән, боларның барысыннан бик тиз баш тарту ихтималыгыз зур. Гадәтләрегезне әкеренләп кенә үзгәртегез, шул вакытта гына ниндидер нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. 

2. «21 көн» кагыйдәсен кулланыгыз.

Әгәр кеше кайбер хәрәкәтләрне өч атна буе тоташтан эшли икән, бу аның гадәтенә әйләнәчәк. Моны инде күптән исбат иткәннәр. Өч атнадан, ягъни 21 көннән соң кеше ул гадәтне инде артык көч куймый гына башкара. Үзегез өчен иң мөһиме дип санаган бер гадәтне аерып алыгыз һәм аны өч атна буе һәр көнне кабатларга тырышыгыз. Иң авыры беренче атна булачак, икенче атнада да моңарга кул селтисе киләчәк (менә бу вакытта ихтыяр көчен җыеп нык булу бик мөһим!), өченче атнада инде беренче нәтиҗәләр күренәчәк һәм бу сезгә алга барырга стимул булачак. 

 

3. Үзегезне мактагыз.

Бик тә үзегездә булдырырга теләгән гадәт, ниһаять, килеп чыга башлаган икән, үзегезне мактарга онытмагыз. Кечкенә булса да, бер бүләк алыгыз. Уңай эмоцияләр белән ныгытылган очракта, яңа гадәткә өйрәнү процессы җайлырак барачак – максатка тизрәк ирешәчәксез. 

 

 Дөньядагы соңгы хәлләр уңаеннан безнең барыбызда да хәзер яңа файдалы гадәтләр барлыкка килергә тиеш: 

– кулны ешрак юу;

– кулны 20 секундтан да азрак юмау;

– урамда, җәмәгать урыннарында булганда кул белән биткә кагылмау. 


Фото:  pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/zgrterg-telgn-gadtlregez-barmy-mony-nichek-eshlrg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев