Мунчадан – матурланып
Күп кенә хатын-кызлар мунчага үзләре белән бал, тоз, каһвә чүбен алып барып, скраб, битлекләр ясый.Күп кенә хатын-кызлар мунчага үзләре белән бал, тоз, каһвә чүбен алып барып, скраб, битлекләр ясый.
Аларны күпме күләмдә кулланырга кирәклеген исә бик азлар гына белә.
Берничә вариантын тәкъдим итәбез:
2 өлеш балга 1 өлеш корица (дарчин). Җылы тәнгә һәм биткә сылагыз, әмма 5 минуттан да артык утырырга кирәкми. Җылы су белән юып төшерегез.
1 өлеш балга 1 өлеш тоз алып, битегезгә һәм тәнегезгә сылагыз да, сигез минуттан юып төшерегез.
2 өлеш балга 1 өлеш каһвә чүбе кушып сылагыз да биш минут тотыгыз.
Скрабларны сылагач та, массаж хәрәкәтләре белән битегезне ышкыгыз.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев