Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Майонезлы салатны күпме сакларга ярый?

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш диетологы Виктор Тутельян сүзләренчә, майонезлы салатны ясагач ук суыткычта куйган очракта, 2 тәүлеккә кадәр сакларга ярый. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Әгәр салатны ясадыгыз да суыткычка куйдыгыз икән, ул анда чама белән 2 тәүлек тора ала. Ясагач, өстәлгә куйсагыз, ул анда 6-7 сәгать торса, аннары суыткычка куйсагыз, куркыныч ихтималы шактый», – ди табиб.

Белгеч кисәткәнчә, дөрес сакланмаган ризыкларны ашау агулануга китерергә мөмкин. Ул майонезлы салатларны өстәлгә куйганнан соң 2 сәгать эчендә ашап бетерергә киңәш ителә.

«Сәгать 2дә салат ясап, майонез кушып, җылыда өстәлгә чыгарып куйсагыз, начар әйберне көт тә тор. Бактерияләр тиз үрчи, споралар бөтен җирдә оча. Бу – бик куркыныч», – ди табиб.

Табиб сүзләренчә, күпләр бу кагыйдәләрне белә. Ләкин бәйрәм шаукымы һәм Яңа ел мәшәкатьләре белән, салатның җылыда күпме торган абайламый калалар, диелә хәбәрдә.

 

Чыганак

Фото: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев