Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Күзнең күрү сәләтен ничек яхшыртып була?

Моның өчен организмга А1 В2, В6, В12 витаминнары һәм калий кирәк.

Алар нинди ашамлык, җиләк-җимеш, яшелчәдә була соң?

А — диңгез нигъмәтләре, томат, аштәмләткеч яшел үләннәр, яшелчә, петрушка, көнбагыш, сыра чүпрәсе, балык мае, аксымлы ризыкларда;

С — кәбестә, цитруслы җимешләр, татлы борыч, гөлҗимеш, төрле җиләк, яшел­чә яфраклары, томатта;

В1 —җир чикләвеге (арахис), кукуруз, арыш ипие, дөге, сыра чүпрәсендә;

В2 — кислоталар алмашына ярдәм итә: алма, арыш орлыгы, икмәк, йомырка сары­сы, балыкта;

В12 — кан өчен; виноград, петрушка, йомырка сарысы, кара җимеш, өрек җимеше, кара карлыганда.

Калий күз төзелешен яхшырту һәм көчен үстерү өчен кирәк. Ул алма, көнбагыш, бал составында күп була.

Күзе начар күрүчеләргә тәмәке, кофе, чәй, шикәрне күп кулланырга ярамый.

 

КҮНЕГҮЛӘР

1.    Су белән дәвалау. Ике минут дәвамында күзгә башта кайнар, аннан соң салкын суга манылган тастымал каплап торырга кирәк. Тастымалны өч тапкыр алыштыру зарур. Шулай 10 минут дәвамында дәвалагыз.

2.     Күзнең кан әйләнешен яхшырту. Тыныч сулыш алыгыз, һаваны эчкә сулап кире чыгарыгыз да, тын алмый торган арада билдән җиргә таба иелегез. Башны йөрәк турыннан түбәнрәк тотарга тырышыгыз. Шул халәттә 1, 2, 3, дигәнче санап, күнегүне 3-5 тапкыр кабатлагыз. Бер атнадан соң 10 га, хәтта 15 кә кадәр санаганчы сузу яхшы. 02 — күздәге токсинны яндырып бетерә, тукымалардагы кан әйләнешен көчәйтә. Бу күнегүне көнгә 10 тапкыр ясарга киңәш ителә.

3.     Күзне тынычландыру өчен кояш ваннасы. Ул күзнең челтәр катламындагы нервлар эшчәнлеген, кан әйләнешен яхшырта. Урындыкка утырыгыз да, киеренкелектән арыныгыз. Башта учыгыз белән сул күзегезне кояш үтеп кермәслек итёп каплагыз. Башыгызны як-якка чайкап уң күзегезне еш-еш йомгалап кояшка карагыз. Аннан соң уң күз белән дә шуны ук кабатлагыз. Хәзер ике күзегезне дә кулларыгыз белән каплап, ял иттерегез. Ахырдан күзләрне йомган хәлдә кояшка карагыз. Күнегүне 10 тапкыр ясарга кирәк. Бер атнадан соң 20 тапкырга җиткерергә мөмкин.

4.     Кояш ваннасыннан соң күзләрне учыгыз белән каплап торыгыз. Бу — күрүһәм сизү нервларын тынычландыру өчен зарур. Киеренкелектән арыныгыз, тынычланыгыз һәм аска таба иелеп учларыгызны җайлап өстәлгә куегыз, аннан соң шулар өстенә башыгызны салыгыз. Мондый күнегүне даими ясаган кеше күпмедер вакыттан соң караңгыда % төссез әйберләрне дә аера алачак. Күнегүне 15 минут дәвам итәргә кирәк.

5.     Тирбәлешле хәрәкәтләр ясау.

Аякларны аерып басып үкчәләрдә килеш әле бер, әле икенче якка тирбәлергә кирәк. Гәүдә, күзләр куллар да бу вакытта берьюлы хәрәкәтләнә. Авырлык башта бер, аннан соң икенче аякка төшә. Бу күнегү күз күремен, муен, күз, умырткадагы кан әйләнешен, күзнең челтәр катламының сиземләвен яхшырта.

6.     Күзнең алгы мускулын ныгыта торган күнегүләр. Басыгыз да гәүдәгезне йомшатыгыз. Күнегүне ясап бетергәнче бер тарафка гына карагыз:

а) баш һәм гәүдәне хәрәкәтләндерми генә түшәмгә таба карагыз, әкрен генә карашны идәнгә күчерегез;

б) уңга, аннары шулай ук әкрен генә сулга карагыз;

в) бүлмәнең уң як почмагына — өскә, аннан соң сул яктагы аскы почмакка карагыз һәм киресенчә эшләгез. Шулай 10 тапкыр кабатлагыз;

г)    күзне башта уңга, аннары сулга таба әйләндереп карагыз. 10 тапкыр кабатлагыз.
7.     Күзне кыскалап торганнан соң каты итеп йомыгыз да, тагын киң итеп ачыгыз. Шулай 10 мәртәбә. Аннан соң тагын 10 тапкыр йомгалыйбыз. Күнегүне 5 тапкыр кабатлагыз. Тигез итеп сулагыз.

8.     Күз өчен ял, тынлык. Иртән яисә төштән соң бер касә үлән яки солы тө­нәтмәсе эчегез. Аннан соң күзгә салкын компресс куеп, 20-30 минут ятып торыгыз. Сез шунда ук тәнегездә рәхәт салкынлык сизәрсез, үлән чәеннән атказаныгыз тынычланыр — бу исә күзләргә ял итәргә мөмкинлек бирер.

Тигез итеп суларга тырышыгыз.

Шул рәвешле, һәр көнне иртән, кичен шундый күнегүләр ясарга тырышыгыз. Сез, һичшиксез, уңай нәтиҗәгә ирешәчәксез. Моңа өстәп һәр көнне бер стакан кишер согы да эчсәгез, бигрәк тә яхшы.

Хөрмәтле укучыларыбыз, без сезнең игътибарга бу юлы фәнни булмаган медицина өлкәсендә уңышлы кулланылып киленгән Поль Брегг ысулын тәкъдим иттек. Журналыбызның алдагы саннарында да без, сезнең үтенечләрне искә алып, танылган халык табибларының киңәшләрен даими төстә биреп барачакбыз.

Фото:  http://pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/zdorovie/kzne-kr-slte-nichek-yakhshyrtyp-bula

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев