Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Көзен суганны кайчан утыртырга?

Көз көне суганны, көннәр ныгытып сутырга 30-35 көн кала, ягъни октыбрь ахырынан алып, ноябрьгә кадәр утыртырга кирәк. Көннәрнең ничек торуына игътибар итү зарур: температура берничә көн 5 градус торса, утыртырга була.

Киңәшләргә колак салырга кирәк, шулай да моны мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә туры килә, һәм һәр елны төрлечә була. Суганны вакытында утырту бик мөһим: алдан утыртканда, ул ук чыгара һәм салкыннарда үлә, һәм яз көне уңыш булмый. Соңгарак калынса, суган тамыр җибәрми һәм язга кадәр җирдә шул килеш ята.

Кышка утыртыр өчен суган сортын сайлау буенча нинди дә булса артык киңәш юк, теләсә кайсы җирле (районлаштырылган) сортны утыртырга ярый. Җылы ярата торган көньяк сортларын гына утыртырга киңәш ителми – алар кыш чыга алмаска мөмкин.

Суганны көзен утыртуның яхшы ягы – иртә уңыш алу. Суган июль аенда ук өлгерә һәм моның файдасы икеләтә була: беренчедән, иртә утыртканда, суган чебене зыян сала, кышка утырткан суган исә шактый ныгыган була, аңа корткыч зыян китерми. Икенчедән, уңыш алу чагыштырмача тыныч вакытка туры килә, бушаган түтәлгә яшел тәмләткечләр яки тиз өлгерә торган яшелчәләр утыртырга була.

Фото:  yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев