Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Кыш көне сакал һәм мыек үстереп йөртүнең нинди куркынычы бар?

Сакал-мыек үстерергә теләгән кешеләргә гигиена кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә.

Грипп һәм ОРВИ сезонында ир-атлар сакал һәм мыекларын аеруча яхшылап тәрбияләргә тиеш. Бу хакта Мәскәү сәламәтлек саклау департаментының беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү буенча баш белгече Андрей Тяжельниковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, сакал-мыек хәзер модада, ә кайбер кешеләр аны кышкы салкыннарда җылыта дип тә ышана.

Әмма белгеч аларның файдасына караганда, зыяны күбрәк булуын әйтте.

Тяжельников әйтүенчә, кеше чәче фильтр белән бер һәм ул бактерияләрне үзендә туплап тора. Ә куе чәчләрдәге дым һәм җылылык микроорганизмнар үрчүенә уңайлы шартлар тудыра.

“Йөздә зарарлы бактерияләр үрчетү өчен “инкубатор” барлыкка килү куркынычы кышын аеруча зур. Чөнки бу вакытта салкын тию һәм грипп вирусы аркасында бөтен кеше төчкерә, йөткерә”, –  диде белгеч.

Моннан тыш, биттәге төк катламы аркасында бер тапкыр чирләгән кеше кабат авырырга мөмкин. Чөнки какырык тамчылары авыз янындагы төкләрдә “утырып” кала.

“Сакалда һәм мыекта “утырып” калган вируслар кочаклашканда, үбешкәндә, кешегә кагылганда да күчәргә мөмкин”, – дип кисәтә эксперт.

Табиб сакал-мыек үстерергә теләгән кешеләргә гигиена кагыйдәләрен үтәргә киңәш итте.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак: https://intertat.ru/news/questions_answers/07-12-2019/kysh-k-ne-sakal-m-myek-sterep-y-rt-ne-nindi-kurkynychy-bar-5698423

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев