Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Кыш көне битлек кию дөресме - табиб киңәше

Кыш көне битлекләрне ешрак алыштырып торырга киңәш ителә.

Кыш көне битлекләрне ешрак алыштырып торырга киңәш ителә. 30 минут саен битлекне салып торып, тән тиресенә суларга мөмкинлек бирергә кирәк. Урамда битлекне кеше күп булган урыннарда гына кияргә кирәк, калган вакытларда битлекне салып торырга ярый.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова урамда массакүләм чараларда катнашканда гына битлек кияргә кирәк, дип белдерә.

Суыкта битлекне гадәттәгегә караганда ешрак алыштырырга кирәк, ярты сәгатькә бер генә тапкыр булса да тән тиресенә суларга мөмкинлек бирергә кирәк», — дип сөйләде Сечен университетының тире һәм венерия авырулары клиникасының дәвалау-диагностика бүлеге мөдире, табиб-дерматолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Арсентьев.

Ул аңлатканча, суыкта битлек кию тирегә начар тәэсир итә, чөнки «парник» эффекты барлыкка килә, сулыш һәм тышкы һава температуралары аермасы аркасында ниндидер конденсат барлыкка килә. Тик хәзерге чынбарлыкта битлекләрдән баш тарту мөмкин түгел, шуңа күрә тән тиресенә күбрәк игътибар бирергә кирәк, ди табиб.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/07-01-2021/kysh-k-ne-bitlek-kiyu-d-resme-tabib-ki-she-5797338

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев