Кырмыскадан котылу ысулы
Фатирларыгызга кырмыскалар керсә, сезгә җайлы гына ысул тәкъдим итәбез
Өегезне, фатирыгызны кырмыскалар басса, моның өчен нашатырь спирты кирәк була. Ул кырмыскаларны үтерми, ә куркыта гына. Аның өчен 1 л суда 100 мл нашатырь спиртын болгатырга һәм кырмыска «аягы баскан» бөтен җиргә сиптереп чыгарга кирәк. 15 минуттан кешенең борыны әлеге искә ияләшә, ә кырмыскаларга бу ис бер дә ошамаганлыктан, алар чыгып китү ягын караячаклар. Әлеге ысулны берничә тапкыр кулланганнан соң, өегездә, фатирыгызда кырмыскаларның эзе дә калмый.
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев