Куян елыннан нәрсә көтәргә?
Астрологлар фаразына колак салсаң, киләсе ел тыныч һәм тотрыклы булачак. Чөнки аның символы – Куян. Ә ул, билгеле булганча, йомшак һәм назлы җәнлек.
Белгечләр 2023 елда тормышны тамырдан үзгәртерлек эшләр планлаштырмаска куша. Елны гадәти эшләр белән шөгыльләнеп, тыныч үткәрергә кирәк булачак. Чөнки Куян да, Мәче дә (бу елның икенче хуҗасы) кискен хәрәкәтләр яратмый.
Низагка кергән яклар, уртак килешүгә килеп, каршы килүләр тукталырга тиеш.
Кара су куяны елының төп кыйммәте – гаилә. Шуңа күрә киләсе ел никахлашу өчен бик әйбәт булачак икән. Ел хуҗасы гаилә корганнарны яратыр. Шулай ук 2023 елда шәхси мөнәсәбәтләргә аеруча игътибар бирергә, туганнарың һәм гаиләң белән вакытны күбрәк үткәрергә киңәш ителә. Гаиләгезгә бәхет килсен өчен, йортыгызга куян фигурасын алып куйсагыз да була.
Узып баручы Юлбарыс елын гаилә, туганнар белән каршылау киңәш ителгән булса, киләчәк Яңа ел төнендә дә алардан аерылмагыз. Бу гамәлегез йорт җанлы ел хуҗасының күңеленә хуш киләчәк.
2023 ел торак мәсьәләсен хәл итү өчен дә уңай ел. Отышлы тәкъдимнәрне кулдан ычкындырмаска кирәк.
Киләсе ел сәяхәтләр өчен дә менә дигән булачак. Иң яхшысы – башка шәһәрләрдә яшәүче туган-тумачаларның хәлен белеп кайту. Куян туганнары белән янәшә булырга омтылучыларга мәрхәмәтлек күрсәтә һәм уңыш китерә.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев