Крахмалны өндәлек көнкүрештә куллану
Баулы хуҗабикәләренә берничә киңәш
Крахмал киемдәге, идән, җиһазлардагы майлы тапларны бетерә. Моның өчен ярты стакан майсыз сөткә дүрт аш кашыгы крахмал салыгыз һәм барлыкка килгән “ботка”ны таплы урынга сылап, төнгә калдырыгыз. Аннары юып алыгыз.
Көмеш эшләнмәләрне чистарту өчен: бер литр суга бер аш кашыгы крахмал салып болгатыгыз һәм көмеш әйберләрне шуңа батырыгыз. Соңыннан йомшак губка белән сөртеп алыгыз.
Тәрәзә юу өчен: 200 мл аш серкәсенә ярты лимон согы, бер стакан су һәм ике аш кашыгы крахмал салып болгатыгыз. Катнашманы пульверизаторга бушатып, тәрәзәгә сиптереп чыгыгыз.
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев