Көзге кәефсезлектән туклану ярдәм итәме?
Җәйге яллардан соң, гадәттә, акыл хезмәте арта, күп ресурслар тотыла. Димәк, безгә күбрәк энергия, туклыклы матдәләр кирәк.
Табиб-гастроэнтеролог үз киңәшләрен бирә. Галим сүзләренчә, көз көне аппетит үсеше – ул физиологик табигый механизм. – Җәй көне, бигрәк тә эссе вакытта, азрак ашыйсы килә, организм күбрәк сыеклык таләп итә, шуңа күрә рацион яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән тора. Ә көз салкын һава белән ассоциацияләнә. Җәйге яллардан соң, гадәттә, акыл хезмәте арта, күп ресурслар тотыла. Димәк, безгә күбрәк энергия, туклыклы матдәләр кирәк, – ди табиб.
Гастроэнтерология күзлегеннән караганда, җәй һәм көз – организм өчен файдалы чор. «Туклану, кайсы ел фасылы булуга карамастан, баланслы һәм дөрес булырга тиеш. Җәй, көз үзебездә үскән, натураль продуктларга, ягъни кабак, ташкабак, алма, кишер, чөгендер, кәбестә һәм башкаларга бай. Алардагы ашау җепселләре ашказаны-эчәк трактының нормаль эшләвенә ярдәм итә», – дип ассызыклады табиб.
Табиб файдалы майлар белән баетырга да киңәш итә. Чикләвек, авокадо, үсемлек майлары, лосось кебек майлы балыклар һәм башкалар – организмның барлык системаларын диярлек эшләтү өчен алыштыргысыз кирәкле продуктлар.
Табиб сүзләренчә, көз айларында активлашкан вируслы авыруларга бирешмәс өчен, C витамины булган продуктларга игътибар итәргә кирәк. «Кара карлыган, татлы борыч – C витаминына иң бай продуктлар. Аларны даими ашарга кирәк. Күбебездә D витамины дәрәҗәсе норманың түбән чигендә яки түбәнрәк тә була. Шуңа күрә D витаминын дару препаратлары сыйфатында кабул итәргә кирәк», – ди табиб.
Фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев