Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Копор чәе эчегез!

Кипрей (Иван-чәй) чәчәк атуга урманга, болынга чыгып ел буена җитәрлек итеп искиткеч тәмле, хуш исле чәйне җыярга була. Бүген сезгә чәй әзерләүнең бер рецептын тәкъдим итәбез.

Иван-чәй, копор чәе, рус чәе – болар бер үк атамалар. Илебезнең барлык территориясендә үсә торган кырлыганнан (кипрей узколистный) ясала торган чәй бу. Иван-чәйнең файдасы һәм искиткеч тәме турында 12 гасырда ук билгеле була. Борынгы Рус илендә аны ярлы халык та, байлар да эчкән. Ә 13 гасырда аны копор чәе дип атый башлыйлар, чөнки Петербургтан ерак түгел Копорье авылында аны күпләп җитештерәләр. Инглиз моряклары шушы чәйне эчеп караганнан соң, аны Англиягә алып кайтып сата башлыйлар. Аннары ул Европаның башка илләренә дә тарала. Ул заманда чәйнең бәясе алтын, көмеш, мех бәясенә тиң була. Копор чәенең файдасы турында берничә сүз:

  • Кибеттән сатып алган чәйләрдә кофеин күп, ә копор чәендә бөтенләй юк. Димәк кан басымы белән проблема юк, йөрәк-кан тамырларына файдалы

– Эчәклекнең эшчәнлеген яхшырта

  • Сидек кудыру көченә ия
  • Нервларны тынычландыру чарасы булып тора

 С, А, В группасы витаминнарына бай

  • Онкологик авыруларга каршы торучанлыкны арттыра
  • Иммунитетны ныгыта
  • Организмнан шлакларны куа.

Чәйне әзерләүнең төп сере – ферментация (әчү) процессы, нәтиҗәдә үсемлекнең суда эреми торган матдәләре җиңел үзләштерүчән Һәм суда эрүчән матдәләргә әверелүеннән тора. Бу чәйгә төс, ис Һәм тәм бирә. Моңа ничек ирешергә соң?

Чәй әзерләүне берничә этапка бүлергә була.

Яфраклар җыю. Яфракларны июнь ахырыннан августка кадәр (чәчәкләр йон очырганчы) җыярга була. Һава торышы коры булганда,чиста урыннарда үсә торган үсемлекләрнең яфракларын җыярга кирәк. Юл кырыйларыннан берук җыймагыз!

Яфракларны шиңдерү. Алып кайткан чиста яфракларны җилсез, кояш төшми торган урынга, тукыма өстенә юка гына итеп җәеп салып, 12 сәгатькә якын тотарга кирәк. Яфраклар шиңеп китәләр, яңа җыйган шикелле, кыштырдап тормыйлар.

Ферментация (әчетү) – яфракның структурасын җимерү. Аны берничә юл белән эшләргә була:

Беренче ысул. Яфракларны иттарткыч аша чыгарып, ферментация үткәрсәң, ахырда бөртекле (гранулированный) чәй хасил була.

Икенче ысул. Яфракларны изү. Тирән, киң табакка яфракларны салып, кул белән камыр басу хәрәкәтләре ясап, 15-20 минут чамасы изәргә кирәк. Нәтиҗәдә яфракларның структурасы бозыла, сок бүленеп чыга. Яфрак каралып китә. Мондый массадан эре яфраклы чәй (крупнолистовой) ясала.

Шуннан соң изелгән массаны эмаль, керамик яки пластмасса савытларга тыгызлап тутырып, авыр әйбер бастырып куярга кирәк. 16-18 сәгать әчү процессы (ферментация) бара.

Киптерү. Ферментация үткән массаны, юка гына итеп таратып, күләгәле җиләс урында яки газ мичендә киптерергә була. Әзер продукцияне кәгазь пакет, коробка, пыяла, калай банкаларда караңгы урында сакларга кирәк. Озаграк торган саен чәйнең тәме тагы да яхшыра бара. Бу чәйгә кипрейның кипкән чәчәкләрен, чабыр, мелисса, бөтнек кушып эчәргә мөмкин.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев