Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Көненә ничә йомырка ашарга мөмкин булуын әйткәннәр

Әлеге ризык составында тукымалар төзүдә катнашучы файдалы матдәләр күп.

Гастроэнтеролог организм өчен йомырканың файдасы һәм зыяны турында сөйли. Ризыкта тукымалар төзүдә катнашучы, шулай ук матдәләр алмашына ярдәм итүче файдалы матдәләр бар. Моннан тыш йомырка – D витамины чыганагы.

Аның әйтүенчә, йомырканы күп куллану холестерин микъдарын арттыра. Ә бу канда холестерин төерчекләре хасил булуга китерергә мөмкин. Шуңа күрә инфаркт яки инсульт куркынычы арта. Йомырка агы шулай ук аллергия китереп чыгарырга мөмкин.

Шул ук вакытта, табиб әйтүенчә, йомырканы чи килеш ашарга ярамый – сальмонеллез йоктыру ихтималы зур. Әмма көненә 1-2 йомырка ашауның зыяны юк, дип билгели табиб.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев