Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Компьютер каршында эшләүчеләргә күзне ничек сакларга?

Монитор һәм клавиатура тигез яктыртылмый. Шуңа күрә күзләргә икеләтә йөкләнеш килә.

Компьютер күрү синдромы (компьютерный зрительный синдром (КЗС) төшенчәсе беренче тапкыр 2000нче еллар башында кертелә. Гаджетлар белән озак эшләүче кешеләрнең күзләре авырта. Дүрт сәгать берөзлексез эшләгәч, күзләр кызара, кыра, яна башлый. Тора-бара күз күреме начарланырга мөмкин.

Ике сәгать саен күзне ял иттерегез. Компьютер каршыннан китеп, тәрәзәдән еракка карагыз. Мөмкин булганда, документларны һәм китапларны кәгазь вариантта укыгыз.

Линза кисәгез, аны вакытында салып куярга онытмагыз. Иң шәп линзаларны да сигез сәгатьтән артык кияргә ярамый. Кешеләр 12-16 сәгать линза киеп йөрүне нормага саный. Бу 16 сәгать целофан пакет киеп йөрүгә тиң. Озак линзада булса, күзләргә кислород җитми, гипоксия була.

Кояштан саклый торган күзлек киегез. Кара күзлекне җәй көне генә түгел, кышын да кию хәерле. Кар яктылыгыннан күзнең челтәр катлавына басым күбрәк тә була. Шуңа күрә болытлы көнне дә кара күзлек кию кирәк. Кара күзлек ультрашәмәхә нурланышны тоткарларга тиеш.

Елына бер тапкыр күз табибына барырга кирәк.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/22-03-2020/kompyuter-karshynda-eshl-chel-rg-k-zne-nichek-saklarga-5730645

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев