Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Колмакның файдасы

Тирә-якта үскән колмакның файдасы нәрсәдә?

Колмактан дәвалану өчен төрле төнәтмәләр ясарга була.

Әгәр дә сезне йокысызлык борчый яисә тынычланырга теләсәгез, колмаклы чәй ясагыз. Моның өчен 1 чәй кашыгы колмакка кайнаган су салып, 15-20 минут төнәтергә кирәк. Шуны көнгә ике тапкыр 70-100 мл эчәргә. Йоклар алдыннан мондый чәй эчсәгез, йокысызлыктан интекмәссез. Шулай ук колмактан мендәр ясарга да була.

 

Колмак төнәтмәсе радикулиттан интеккәндә дә ярдәмгә килә. Моның өчен 1 аш кашыгы колмакны 200 мл суга салып, акрын утта кайнатырга кирәк. Су ике тапкыр кимергә тиеш. 1 аш кашыгы шул кайнатманы 4 аш кашыгы вазелин белән бутап, аяк-кулларны авырттырганда, бәрелеп, күгәргәндә, радикулит булганда сөртергә мөмкин.

 

Чәчләрегез коелып, пеләшләнә башласагыз да колмак ярдәмгә килер. 1 аш кашыгы колмакны бер стакан кайнар суда пешерергә, 15-20 минуттан соң сөзәргә кирәк. Катнашманы көнгә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчегез. Төнәтмәне чәчләргә дә сөртергә кирәк.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев