Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Көнкүреш техникасы сатып алырга җыенучы баулыларга киңәшләр

Көнкүреш техникасын сатып алу, куллану һәм аңа хезмәт күрсәтү белән бәйле төп моментлар:

– сыйфатлы көнкүреш техникасы алыштырылмый яки кибеткә кире кайтарылмый;

– сатып алынган көнкүреш техникасы сыйфатсыз булып чыкса, РФ “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законның (алга таба – закон) 18нче маддәсе нигезендә, кулланучы түбәндәгеләргә хокуклы:

– товарны бушка төзәтергә;

– товарның бәясен төшертергә;

– товарны алыштырырга;

– сатып-алу килешүен өзәргә, товар өчен түләгән акчасын кайтарып алырга.

Техник яктан катлаулы товар аеруча җитди кимчелек булса гына  алыштырыла яки акчасы кайтарыла. Андый көнкүреш товарларына сутыкыч, туңдыру камерасы, кер юу машинасы, төп периферия җайланмалары белән персональ компьютер керә.

Әлеге товарда җитешсезлекләр булуы турында сатып алынганнан соң 15 көн эчендә белдерелсә, кулланучы түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы:

– шул ук маркадагы товарга алыштырырга;

– шул ук бәягә башка маркадагы товарга алыштырырга;

– товарның бәясен төшертергә;

–  тиз арада товарны бушлай төзәттерергә;

– сатып-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләгән акчасын кайтарып алырга.

Товар сатып алганның уналтынчы көнендә әлеге таләпләр түбәндәге очракта гына канәгатьләндерелә:

– әлеге товарларда аеруча җитди кимчелек ачыкланганда;

– закончалык нигезендә билгеләнгән ремонтлау вакыты үтәлмәсә;

– товарны берничә тапкыр төзәтү сәбәпле, гарантия срогы вакытында аннан утыз көннән артык кулланып булмау.

Товарның җитешсезлеге килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс туган очракта (гарантия срогы вакытында), сатучы товарга экспертизаны үз хисабына үткәрергә тиеш.

Кулланучы товарга экспертиза уздыру барышын күзәтергә хокуклы, аның нәтиҗәсе белән риза булмаса, суд тәртибендә  дәгъва белдерә ала.

Зур габаритлы һәм /яки 5 килограммнан авыррак көнкүреш техникасын ремонтлау, алыштыру өчен илтү, кире кайтару чыгымнарын сатучы каплый (18нче маддәсе 7нче пункты).

Озак вакыт кулланыла торган товар ремонтта булганда сатып алучыга шундый ук товар биреп торыла, түбәндәге товарлар куллануга бирелми:

– туалет предметы буларак һәм медицина максатында кулланылучы электр көнкүреш товарлары (кырынгыч, фен, грелка һәм башкалар);

– азык-төлекне термик эшкәртү һәм ризык әзерләү өчен кулланылучы электр көнкүреш товарлары (тостер, электр чәйнеге, микродулкынлы мич һәм башкалар).

Сатып алучыга товар турында, куллану үзенчәлекләрен һәм аны куллану шартларын да кертеп, вакытында дөрес мәгълүмат бирелергә тиеш.

Көнкүреш техникасында рус телендә инструкция булу зарур.

Товарны сатып алганда касса һәм товар чегы, тутырылган гарантия талоны бирелергә тиеш.

Сатып алынган товарны илтү сатучы эше түгел.

Фото https://pixabay.com

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев