Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Кишер кыраудан курыкмый

Тәмле кишер үстерәсегез киләме? Аның үз серләре бар.

Күпчелек бакчачылар кишернең әфлисун төслесен үстерергә ярата. Соңгы елларда аның сары, көрән, зәңгәр, кызыл, кара, чия кызыл төстәгеләре дә популярлашып бара. Аларның һәркайсы үзенчә тәмле дә әле.

 

Кишернең төрле төстә булуы нәрсәне аңлата соң?

Әфлисун төслесе каротинга, яки А провитаминына бай;

сары төсне кишергә лютеин пигменты бирә;

көрән, зәңгәр, кызыл, кара төсләр антоцианнар булуын күсәтә;

чагу кызыл тамыразыкларда ликопин күп була;

чия кызыл кишер бетаинга бай.

Шуңа да төрле сорттагы һәм төстәге кишер үстерү — күңел өчен генә түгел, ә рационны баету да.

 

Кишер мул, төз һәм тәмле булсын, дисәгез, берничә киңәшне истә тотыгыз.

Кишерне җиңел туфраклы, органик матдәләргә бай түтәлгә утыртыгыз. Янмаган тирес кертергә ярамый. Урын сайлаганда помидор, бәрәңге, суган, кәбестә, кыяр, ташкабак үскән җиргә утырту яхшырак булыр. Узган елда кишер яисә петрушка үскән җиргә утыртмаска тырышыгыз.

 

Күп нәрсә сортка бәйле. Үзегез белгән яисә танышларыгыз киңәш иткән сортларны гына утыртыгыз.

Кишерне апрельдә көннәр 4-6 градуска кадәр җылы торганда утыртырга кирәк. Соңрак өлгерә торган сортларны 5-10 майга кадәр утыртырга була. Кишер кыраудан курыкмый, үсентеләре 4 градуска кадәр салкыннарга чыдам.

 

Кишерне дөрес утыртыгыз. Орлыкларны рәт арасын 20шәр сантиметр калдырып, 2 сантиметр тирәнлеккә утыртырга кирәк. Төз, матур кишерләр үстерәсегез килсә, араларын 4-5 сантиметр калдырып сирәкләргә кирәк.

 

Көзен дә, язын да утырткан кишерне мүлчәлиләр. Июль башында икенче тапкыр сирәкләп чыкканнан соң, түтәлләргә алсу төстәге марганцовкалы су сибегез. Бор кислотасы кушып җибәрсәгез дә була. Бер чиләк су 3-4 квадрат метр җиргә җитә. Тик алдан түтәлгә бернәрсә дә кушылмаган су сибеп чыгарга кирәк. 20 көн үткәч, моны тагын кабатларга мөмкин.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев