Киез итек сайлыйбыз
Киез итек кияргә яратасызмы?
1. Итек – иркен булганда гына аякны җылыта. Шуның өчен аны 1-2 размерга зурракны алыгыз.
2. Итекнең «уңы», «сулы» юк икәнен белә идегезме? Киез – бик җайлы материал ул: аз гына киеп йөрүгә, аягыгыз формасына керәчәк.
3. Итекне бик озак еллар кия алу өчен, аны дөрес итеп карарга, сакларга кирәк.
4. Урамнан кергәндә үк итеккә ябышкан карларны кагып керегез. Югыйсә өйдә, җылыда кар эреп, итегегез юешләнәчәк.
5. Итек юешләнгән икән, аны батарея өстенә куеп киптерергә ярамый – бу очракта ул формасын югалтачак, утырачак, катыланачак. Иң дөресе – итекне бүлмә температурасында киптерү.
6. Итек тизрәк, әйбәтрәк кипсен дисәгез, эченә иске газеталар тутырыгыз – газета дымны үзенә тартып алачак. Болай киптергән очракта итек утырмаячак та. Әгәр итекләрегез бик нык юешләнгән икән, эченә тутырган газеталарны берничә кат алыштырырга тырышыгыз.
6. Итек пычранган икән, аны ул тәмам кибеп беткәч кенә чистартыгыз. Каты щетка, пемза, наждак кәгазе белән чистартырга мөмкин.
7. Итекне иң җиңел чистарту ысулы, ул, әлбәттә, карда йөрү. Таплар әле яңа булганда, билгеле.
7. Әгәр таплар калган икән, аны юеш чүпрәк белән чистартып карарга мөмкин.
8. Таплар болай гына бетмәсә, паласлар чистартканда кулланыла торган «Vanish» белән чистартып карагыз. Порошокны суга салып эретегез дә, шул сабынлы су белән тапны сөртегез. Суга итеккә сеңәргә ирек бирмәгез – тизрәк корытырга тырышыгыз. (Кул астында «Vanish» булмаса, гадәти шампунь куллана аласыз.)
9. Итекләрегез ак төстә икән, манный ярмасы белән чистартыгыз. Тап булган урынга манныйны сибегез дә, азрак ышкыгыз. Калган манныйны коеп төшерегез яки щетка белән чистартыгыз.
10. Ак төстәге итекләрдәге тапларны он белән дә чистарталар.
11. Итекләрне чистарту өчен крахмал яки теш пастасы да кулланырга мөмкин.
12. Киез итекләрне беркайчан да юмыйлар. (Юганнан соң күпмегә кечерәйгәннәрен белер өчен юып карасагыз гына инде.)
13. Итек киеп, ниндидер пычраграк эш эшлисегез булса, башта итек өстенә иске капрон колготки кидертегез. Эш беткәч, аны салдырып ташлыйсыз гына.
14. Иң мөһиме – итекләрне җәен саклау. Башта аларны киптерергә, чистартырга һәм бары тик аннан соң гына саклауга куярга кирәк.
15. Киез итекне көя ярата. Шуңа күрә җәен итекләр эченә «антимоль» куярга онытмагыз. (Онытсагыз, соңыннан үзегезгә үпкәләгез. Көяне зур дип булмый, ул бик вак, әмма язга кадәр итекләрегезне тишкәләп бетерергә – аларга «тәрәзә»ләр ясарга барыбер өлгерәчәк ул.)
16. Җәйгә итекләр бик яхшы итеп ябылган целлофан пакетларда сакланырга тиешле. (Әлеге дә баягы, шул көядән саклануның бер юлы бу.)
17. Көя лаванда исен дә яратмый. Лаванда бу очракта итекләрдәге төрле исләрне дә бетерәчәк.
18. Итекләрне сакларга куйган пакетларга мәтрүшкә һәм гөлбадран (пижма) да куя аласыз – көя аларны да яратып бетерми.
19. Җәен итекләрне пакеттан чыгарып җилләткәләргә онытмагыз. (Бернигә дә карамый итекләрегезгә юл тапкан көяләр тыныч кына ятмасын әле!)
20. Көянең кояштан курыкканын беләсездер бит? Җәйнең иң кызу көннәрендә итекләрегезне кояшка киптерергә чыгарып куегыз. Шулай эшләгәндә итекләрне көяләр белән бүлешергә туры килмәячәк.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев