Кичен суны ничек эчәргә?
Суны дөрес эчмәү организмга зыян салырга мөмкин.
Кичен су эчәргә мөмкин, әмма аны дөрес эчәргә кирәк, ди табиб-гастроэнтеролог.
Кичке сәгатьләрдә суны күп эчкән очракта организмнан токсиннар чыгарыла, ашказаны-эчәкләр яхшырак эшли башлый. Ләкин шешенүгә, төнлә бәдрәфкә еш йөрүгә, йокысызлыкка китерергә мөмкин ул, дип белдерә белгеч.
Бөерләргә авырлык килмәсен өчен, соңгы стакан суны йокларга 1,5-2 сәгать кала эчеп җибәрү әйбәт. Ә менә йоклар алыннан хәмер һәм кофеин дөрес түгел. Алар урынына майсыз сөт эчемлекләре, үләнле (ромашкалы яки бөтнекле) чәй эчү хәерле. “Суны күп эчү төнлә бәдрәф юлын таптауга китерергә мөмкин. Бу исә начар йоклау, йокы туймау белән яный”, – дип билгеләп үткән табиб.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев