Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Кибеттә тавык шашлыгын ничек сайларга?

“Роспотребнадзор” табигатьтә гаилә пикнигы өчен тавык шашлыгы сатып алу буенча тәкъдимнәр бирде.

Экспертлар маринад составына игътибар итәргә киңәш итә. Гадәттә, аңа тоз һәм тәмләткечләр, кайвакыт аш серкәсе, суган керә.

– Тоз микъдарына игътибар итегез. Ит маринадта шактый озак булганлыктан, кыздырган вакытта тоз концентрацияләнә, мондый шашлык артык тозлы булуы мөмкин. Еш кына маринад составында төрле ароматизаторлар, стабилизаторлар, тәмне көчәйтүчеләр һәм башкалар була, кайбер җитештерүчеләр хәтта шикәр дә өсти. Әлбәттә, мондый состав белән шашлык сатып алмау яхшырак, – дип билгелиләр белгечләр.

Вакуумлы савытта шашлык сатып алганда аның төргәге бозылмавын тикшерергә кирәк. Ит кисәкләре бертөрле зурлыкта, алсу төстә булырга тиеш. Үтәкүренмәле булмаган савыттан шашлык сатып алырга кирәкми. Шулай ук продукт әзерләү датасын һәм яраклылык срогын да тикшерергә кирәк.

Кибеттә шашлык нольдән алып биш градуска кадәр температурада саклана.

Фото: photo.tatar-inform

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев