Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Хуҗабикәләргә киңәшләр

Кәтлит пешергәндә чәйне ничек кулланалар?

Оста хуҗабикәләр кәтлитне дә чәй белән пешерә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Фарш йомшак булсын һәм укмашып торсын өчен ипи йомшагы кушалар. Болай эшләү кәтлитне сусыл да итә. Ипине йомшагын иткә кушканчы, чылатырга онытмагыз.

Гадәттә, кәтлит өчен ипи йомшагына гади су яки сөт кушып җибәрәләр. Ләкин тәҗрибәле хуҗабикәләр фаршка чәй кушарга киңәш итә. Чәйдә чылатылган ипи йомшагына аерым бер тәм керә, шулай итеп кәтлит тә хуш исле, тәмле булып пешә.

Кәтлит итенә куша торган чәй кара булырга тиеш. Яшел яки башка төрле чәй бармый. Шулай ук ул бик куе да булмасын. Каты чәй исе кәтлит тәмен боза, диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев