Хуҗабикәләргә киңәшләр
Күмәч һәм кекслар “ялтырасын” өчен аларга, пешкәч, глазурь ягыгыз.
* Кәбестәне пешергәндә өстенә капкач япмагыз. Пешеп җитәр алдыннан әз генә аш серкәсе һәм шикәр комы өстәгез. Шулай эшләгәндә кәбестәнең тәме бөтенләй икенче була.
* Рассольникка кыярны кыздырып яки пешереп салсаң, шулпа тәмлерәк була.
* Кызган бәрәңге тәмлерәк булсын дисәгез, суганны аерым кыздырыгыз, соңыннан бәрәңгегә кушыгыз.
* Аш пешерүчеләр, зур ит кисәген кыздыргач, аны бүлмә температурасында “ял иттерергә” киңәш итә. Бу вакытта ит уртасында булган сулар бөтен кисәккә таралып бетә һәм ризык тәмлерәк була.
* Пешкән ипи матур булып күренсен өчен, мичкә куяр алдыннан аның өстенә тозлы су бөркегез. Моның өчен 2 аш кашыгы суга бераз тоз салып болгатырга кирәк.
* Төрекләр тәмләткечләрне пыяла савытларда сакларга киңәш итә. Аларның тәмен һәм исен кәгазь пакетлар бозарга мөмкин икән.
* Күмәч һәм кекслар “ялтырасын” өчен аларга, пешкәч, глазурь ягыгыз. Ул болай ясала: 2-3 аш кашы гы шикәр комын шул ук күләмдәге сөттә эретегез һәм, сироп барлыкка килгәнче, газ өстендә җылытыгыз.
* Сохари валчыгын арыш яки икенче сортлы он, манный боткасы, кукуруз ярмасы яки оны алмаштыра ала. Сохарины үзең дә эшләргә була. Моның өчен батонны вак шакмакларга турап, мичтә 10-15 минут киптерергә. Суынгач, блендерда вакларга яки угычтан уарга.
Фото: pixabay.com
Чыганак: http://muslumirc.ru/news/stati/khuabiklr-kolagynapakmsit
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев