Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Хуҗабикәләр өчен киңәшләр

Баулы хуҗабикәләре өчен берничә киңәш тәкъдим итәбез

♦ Карт сыер итенә, кыздырырга куярга 1 сәгать кала, горчица сылагыз, йомшаграк булыр.

 

♦ Суганны кыздырыр алдыннан онда әвәләгез. Ул алтынсу төскә керә, кетердәп тора.

 

♦ Пешергәннән соң бигүк кызыл булмаган чөгендерне берничә сәгать суыткычта тотып карагыз. Салкында аның төсе матурлана.

 

♦ Фасоль, борчак, башка кузаклыларга тозны йомшаргач кына салырга кирәк. Югыйсә аларны бик озак пешерергә туры киләчәк.

 

♦ Банкасын ачуга ук тозлы кыярларны ашап бетермәгез, өстенә горчица порошогы сибегез. Ул кыярны бозылудан, күгәрек барлыкка килүдән саклый.

 

♦ Кайнар су белән пешекләнгән лимон хуш ислерәк була.

 

♦ Петрушканы кайнар суда юсагыз, хуш ислерәк була.

 

♦ Балык таралмасын өчен ухага тозны алдан ук салырга кирәк. Кыздырыр алдыннан тоз сипкәч, 20–30 минут тотарга кирәк.

 

♦ Яшелчә салатларына тозны табынга чыгарыр алдыннан гына өстиләр. Югыйсә яшелчәләр сок бүлеп чыгарып, салат сулана.

 

♦ Бавыр йомшак булсын өчен, тозны әзер булгач кына өстәргә кирәк.

 

♦ Каткан балыкны тозлы суда (1 литр суга 1 чәй кашыгы тоз салына) эретәләр.

 

♦ Сүрән утта пешерелгән йомырка тәбәсе тәмлерәк була. Тәбә пешергәндә табаның капкачын япмагыз, болай йомырканың сарысы тәмлерәк, агы йомшаграк була.

 

♦ Суыткычтагы начар исне бетерү өчен, тәлинкәгә чи бәрәңге куярга кирәк.

Фото: татар-информ

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/khuabiklr-chen-kishlr

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев