Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

КФУ эксперты: Яңа елны бәйрәм иткәннән соң иртәне чиста судан башларга кирәк

КФУ униклиникасы гастроэнтерологы сүзләренчә, күп итеп һәм төрле ризыклар ашаганнан соң кеше организмында токсиннар күләме артырга мөмкин.

Яңа елны бәйрәм иткәннән соң иртәне чиста судан башларга кирәк. Казан федераль университеты униклиникасы гастроэнтерологы Айрат Зыятдинов шулай дип белдерде. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күп итеп һәм төрле ризыклар ашаганнан соң кеше организмында токсиннар күләме артырга мөмкин, дип искәртте табиб. «Алар бүленеп чыксын өчен чиста су кирәк. Ул җитәрлек күләмдә килергә тиеш. Суны ашаганчы эчүең хәерле. Шул рәвешле, әгәр кеше артыгын ашавын яки үзенә ярамаган ризык белән туклануын сизә икән, иртә нәкъ менә судан башланырга тиеш», - диде ул.

Айрат Зыятдинов хәтта ашказаны-эчәк тракты авырулары ачыкланмаган кешеләргә дә Яңа ел табынында артыгын ашамаска киңәш итте. Тикшеренү мәгълүматларыннан күренгәнчә, кеше ашаган ризыкның 10-15 процентын гына үзләштерә. «Тиешле ферментлар җитмәгәнлектән, артык ризык тулысынча эшкәртелмәячәк. Бу исә әчү, газлар хасил булуга китерәчәк», - дип искәртте белгеч.

Табиб сүзләренчә, ашказаны-эчәк тракты өчен алкоголь, ысланган ризыклар һәм буягычлар кушылган эчемлекләр зыянлы. Шунлыктан аларны аек акылга нигезләнеп кулланырга кирәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/31/178121/

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев