Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Кемгә мандарин ярамый?

Табиб-диетолог мандариннарның файдасы һәм зыяны турында сөйләде. Табиб-диетолог Елена Соломатина мандариннарның файдасы һәм зыяны турында сөйләде. Шулай ук мандаринны кемнәргә ашарга ярамаганын әйтте. Бу хакта РИА Новости яза.

"Мандарин файдалы. Аларның составында бик күп витаминнар, микро- һәм макроэлементлар, антиоксидантлар бар. Ул бактерицид үзлеккә дә ия, гөмбәчекләр үсешен киметүгә йогынты ясый", - дип белдерде белгеч. Әлеге цитрусның көзге-кышкы чорда вирус авыруларын кисәтү чарасы булуын да билгеләп үтте.

Табиб ашказаны һәм эчәк авырулары булган, гастрит һәм ашказанының югары кислоталылыгы булганда мандарин ашаудан тыелып торырга киңәш итте. Шулай ук мандаринны ач карынга ашарга ярамый. 

Фото:http://pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/copayjavap/kemg-mandarin-yaramyy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев