Карабодай боткасы кемнәргә зыянлы?
Кайбер авырулар булганда сак булырга кирәк.
Карабодай боткасы кемнәргәдер зыян да китерергә мөмкин икән. Бу хакта табиб-нутрициолог белдерә.
Ул карабодай боткасының барыбер дә файдалы ризык булуын ассызыклый. Анда калий, магний, бакыр, бор, цинк күп, алар организмда гормоннарны җайга салуны тәэмин итә һәм терәк-хәрәкәт аппараты, йөрәк-кан тамырлары системасы сәламәтлегенә йогынты ясый.
"Карабодай ярмасында безнең организмда күзәнәкләр төзү өчен җаваплы файдалы аксым бар. Сүз уңаенда, шул исәптән иммун системасы өчен, димәк, карабодай ярмасы куллану салкын тию сезонында вируслардан һәм бактерияләрдән сакланырга ярдәм итә”, — дип белдерә табиб.
Ләкин карабодай боткасын чиксез күләмдә ашарга ярамаганын аңлау мөһим. Чөнки карабодай ярмасында катлаулы углеводлар күп, алар ашказаны-эчәк трактына авырлык китерә. Шулай ук бөер һәм бәвел куыгы системасы проблемалары булган кешеләргә карабодай боткасы күп ашарга ярамый.
Суда гына пешерелгән карабодай ярмасының, аңа майда кыздырылган яшелчәләр яки ит кушмасаң, диетик ризык булуын да исәпкә алырга кирәк.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев