Юшкынлы чәйнекне чистартуның иң гади ысулы
Күгәрек яки юшкын белән капланган чәйнектән су эчү сәламәтлек өчен зыянлы. Шул ук вакытта көнкүреш химиясен кулланып, чәйнекне чистартып булмый. Әмма гади һәм нәтиҗәле ысул барыбер бар. Аның турында химия фәннәре кандидаты, доцент Андрей Дорохов сөйләде.
Эксперт шунда ук, чәйнекне чистарту өчен газлы су яисә аш серкәсе кулланырга кирәкми, дип кисәтте.
– Аш серкәсе чәйнекнең җылытучы элементының металлын "ашый", ә газлы су юшкынны тулысынча эретә алмый, шуңа күгәреккә каршы бөтенләй файдасыз, - диде Андрей Дорохов.
Химик билгеләп үткәнчә, чәйнек стеналарындагы юшкын белән көрәшү өчен яраклы бердәнбер чара - лимон кислотасы. Шулай итеп, стандарт ике литрлы чәйнеккә 50 грамм бу матдә кирәк булачак.
Чәйнеккә кирәкле күләмдә лимон кислотасы салыгыз (ике литрлы чәйнеккә 50 грамм порошок). Чәйнеккә салкын су салып, аны кайнатыгыз, ә аннары чәйнекне капкачы ябык килеш 10-15 минутка калдырыгыз. Чәйнек эчендәге кислоталы суны агызыгыз да берничә тапкыр аны чиста су белән юыгыз. Кирәк булганда процедураны берничә тапкыр кабатларга мөмкин.
– Гадәттә, иң калын юшкыннан арыну өчен дә лимон кислотасы белән ике тапкыр кайнату җитә, - дип ассызыклады Андрей Дорохов.
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев