Югары кан басымы белән интегүчеләргә киңәш
Кан басымы югары булган кеше үзенә игътибарлы булырга тиеш.
Югары кан басымыннан интегәсезме? Аннан тулысынча котылып булса иде икән ул... Кан басымы югары булган кеше үзенә игътибарлы булганда, тулы тормыш белән яши ала. Туклануга игътибар итәргә кирәк.
Эремчек кан тамырын киңәйтә, кальций, магний, калий белән туендыра. Аны көн саен 100 грамм ашау киңәш ителә. Эремчекнең майсызландырылганы кирәк.
Иң күп С витамины – кызыл борычта. Көн саен ике борыч ашаган кешенең организмы С витамины белән тулаем баетылачак.
Сөләйман балыгында Омега-3 бар. Ул кан басымын төшерергә булыша. Атнага 3 тапкыр 100-150 грамм ашарга киңәш ителә.
Гипертоникның иртәсе солы боткасыннан башланырга тиеш. Тикшеренүләр, солы – организмны селен белән тулыландыру чыганагы, анда җепселлар күп булуын күрсәткән.
Кабак төше цинк дефицитын тулыландырачак һәм инфаркттан коткарачак. Аны көнгә 20 грамм ашау да җитә.
Какаоны атнасына 1-2 чынаяк эчегез. Ул кан тамырларының торышын яхшырта.
Майсыз сөттә калий, кальций, магний, витаминнар бар һәм гипертоникның торышын яхшырта. Көнгә 3 стакан эчәргә була.
Ачы шоколад йөрәк мускулын ныгыта, анда антиоксидантлар бар һәм кан басымын 5-10 ммга киметергә сәләтле.
Бадәм үз эченә мономайларны ала һәм холестерин дәрәҗәсен киметә. Бу чикләвектә калий, магний, Е витамины бар. Болар барысы да кан басымын киметү өчен кирәк.
Яшел чәйне даими кулланганда холестерин бөкеләрен эретә, анда антиоксидантлар күп, организмның картаюына комачаулый. Япониядә гипертония белән авырмыйлар диярлек, чөнки анда иң күп яшел чәй эчүчеләр яши.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев