Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Исерткечләр эчмәгез

Яңа ел бәйрәмнәрендә дә табиблар аек булырга куша. Белгечләр билгеләвенчә, бары тик аек тормыш кына дөньяның барлык гүзәллеген күрергә, бәхетле булырга ярдәм итә ала. Ак халатлылар аеруча гүзәл затларны яман гадәтләр белән мавыкмаска чакыра.

Бәхетле тормыш ул – яратып яшәү, гаилә кору һәм балалар үстерү, сайлаган һөнәрең буенча эшләү, уңышка ирешү. Әмма, әгәр сез спиртлы эчемлекләр белән мавыксагыз, боларның берсе дә булмаска мөмкин, дип кисәтә табиблар.

Хатын-кыз организмы, ир-атларныкына караганда, исерткеч эчемлекләр йогынтысына көчлерәк бирешә, бигрәк тә сүз үсмерлек чоры – бөтен организмның көчле үсеш вакыты турында барганда. Алкоголь бу вакытта нормаль, табигый үсешкә комачаулап кына калмый, эчке органнарны һәм психиканы интенсив җимерә, дип ассызыклый белгечләр.

Хатын-кызларда алкогольгә күнегү ир-атларга караганда тизрәк бара. Эчке органнар, йөрәк-кан тамырлары һәм бронх-үпкә системалары, ашказаны-эчәк тракты зарарлана.

Хатын-кызлар алкоголизмының сиздермичә һәм тиз формалашуын белү мөһим. Төп билгеләрнең берсе – исерткеч эчемлекләргә каршы тора алмау. Аның интенсивлыгы шундый көчкә җитәргә мөмкин ки, кызлар әйберләрне өйдән алып чыгып саталар, урамда акча сорыйлар.

Даими эчкән кеше дозасын контрольдә тота алмый башлый. Организм исерткеч эчемлекләргә күңел болгану һәм косу белән җавап бирә. Әгәр зур доза эчкәннән соң косу булмаса, бу, кагыйдә буларак, саклагыч функцияләрнең югалуын, алкогольгә күнегүне, эчкечелеккә бирешүне күрсәтә, дип билгели табиблар.

Кызларның, өлкән яшьтәге хатын-кызлардан аермалы буларак, исерек хәлдә тотрыксызлыгы ныграк чагыла. Мондый кызлар төрле хокук бозуларда җиңел катнашалар һәм, нәтиҗәдә, төзәтү колонияләренә эләгәләр. Моннан тыш, гүзәл затларның бу очракта венерик авыру белән зарарлану куркынычы астында да калуын ассызыклый белгечләр.

Алкоголь куллану психиканың гадәти үсеш процессын боза, психик эшчәнлеккә йогынты ясый: хәтер, исәпләү сәләте, логик фикерләү таркала. Эчүче кызлар гүзәллеген югалта, тәртипсез, агрессив була, кызыксынулар даирәсе тарая, уку һәм эш ташлана. Гаилә кору һәм сәламәт балалар тудыру хыял гына булып кала. Дәвалауның озын, нәтиҗәнең кыска булуын билгели наркологлар.

Табиблар сүзенә колак салыгыз, сәламәт тормыш алып барыгыз!

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев