Яңа ел төнендә сафта булыгыз!
Яңа ел төне — хәвефле вакыт. Бәйрәм өстәлендә сезне төрле ризыклар гына түгел, ялтыр-йолтыр килгән шешәләр дә көтә. Традицион шампан шәрабыннан тыш, кызыл шәраб һәм аннан да куәтлерәген табарга мөмкин. Күпләр чама хисен оныта һәм, мул кабымлыкка өметләнеп, барысын да тәмләп карый башлый. Ә иртәгәсен...
Әйткәндәй, 1 гыйнвар иртәсе газаплы һәм авыр булмасын өчен гади хәвефсезлек чараларын истә тотарга кирәк. Менә алар!
* Кичә алдыннан ашарга кирәк. Чөнки беренче тост һәрвакыт көтмәгәндә була. Шул рәвешле сез әле артыгын ашамаячаксыз да – икеләтә файда. Капкалап алу өчен камыр ризыклары һәм сөт продуктлары яраклы, алар ашказаны һәм эчәклекне томалап ала, алкогольнең канга сеңүен акрынайта.
* 10 килограмм авырлыкка 1 таблетка активлаштырылган күмер яхшы булачак. Өстәвенә, кирәкле дозаның яртысын яки бераз күбрәген бәйрәмгә кадәр 3-4 сәгать алдан эчеп куярга кирәк, ә калган күләмне, икегә бүлеп, 1,5 һәм ярты сәгать алдан эчү яхшы.
* Алкоголь сеңүне чи йомырка яки бер кашык көнбагыш мае акрынайта.
* Газлы эчемлекләр эчмәгез — алар алкогольне канга тизрәк сеңдерә.
* Тостлар арасында гади су эчегез, бу икенче көнне иртән махмырдан интекмәскә һәм сусызланудан сакланырга ярдәм итәчәк.
* Ничек кенә авыр булмасын, кайбер тостларны үткәреп җибәрегез. Сез үз хәлегезне эчкәннән соң 15 минуттан соң гына аңлый аласыз, ә бокалны даими күтәрергә туры килсә, исереклек көтмәгәндә киләчәк.
* Бер үк эчемлекне эчәргә тырышыгыз. Аеруча катлаулы очракларда хәтта аракы маркаларын да бутарга ярамый – бу иртәнге хәлегездә чагылачак.
* Әгәр төрле эчемлек эчүдән качып булмаса, йомшагыннан көчлегә барырга кирәк, ягъни шәрабтан башларга һәм аракы белән тәмамларга.
* Шампан белән сырадан сакланыгыз. Газлы эчемлекләр канга бик тиз сеңә һәм хәлне начарайта.
* Кабымлык турында онытмагыз. Иң яхшысы — ит ризыклары, шулай ук сыр һәм казылык та яхшы. Алкогольнең тәэсирен бәрәңге акрынайта, тозлы ризыклар һәм әче кабымлыклар да ярдәм итәчәк — алар спиртлы эчемлекләрнең кайбер компонентларын нейтральләштерәчәк.
* Айныр өчен бераз лимон суты эчегез яки зур лимон кисәген ашап куегыз.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев