Яңа ел табынында куян ите булмасын!
Яңа ел киченең күрке – ул, әлбәттә, табын. Бу кич өчен хуҗабикәләр бер генә көн түгел, ай дәвамында әзерләнә. 2023 елны каршылаганда табынга нәрсә куярга рөхсәт ителә, ә нәрсә ярамый?
Иң элек өстәлгә куян ите куюдан баш тартыгыз. Киләсе ел хуҗасына бу бер дә ошамаячак.
Куян үлән белән әзерләнгән әйберләрне үз итә. Яшеллек, яшелчә, җиләк-җимеш, ярмадан пешерелгән ризыкларга өстенлек бирегез. Әмма бу табында иттән ясалган азык-төлек бөтенләй дә булмаска тиеш дигән сүз түгел. Дөрес, кайбер белгечләр итле ризыклардан баш тартып, диңгез продуктларын һәм балыкны кулланырга мөмкин, дигән фикердә.
Әгәр дә инде моңа әзер булмасагыз, куян, сыер итен генә кулланмасагыз да җитә.
Яңа ел табынына кош итеннән (тавык, үрдәк, каз, күркә һ.б), балыктан (тунец, мәрсин балыгы, җәен, форель, сөләйман балыгы, камбала, скумбрия,), диңгез продуктларынан (кальмар, устрицалар креветкалар, сигезаяк) ризыклар әзерләргә киңәш ителә.
Куян ризыкка карата бик нәзберек икәнен дә искәртергә кирәктер. Алар матур, кискен исләре булмаган азык-төлеккә өстенлек бирә. Шуңа да тәмләткечләр, сарымсак белән мавыкмагыз.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев