Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Гомерне нәрсә озынайта?

Белгечләр гомер озынайтучы ысулларны атады.

Урамда велосипедта китеп баручыны күрсәгез, белегез, ул сездән озаграк яшәргә мөмкин. Галимнәр спортчыларның гади кешеләрдән алты елга озаграк гомер итүен исбатлаган. Аларда яман шеш белән авыру хәвефе дә 44 процентка кимрәк икән. Сез дә велосипедта йөрегез!

Күбрәк китап укыгыз. Ниндине телисез. Нәфис әдәбиятмы, классикамы, җиңел-җилпе детективмы, фәнни хезмәтме — барысы да гомерне озайтуга сәбәпче.
Начар эмоцияләрне чыгару мөһим. Аларны күңелегезгә йотмагыз! Моның өчен кемгәдер кычкыру мотлак түгел. Йөгерегез, бокс белән шөгыльләнегез, җырлагыз, һичьюгы күңел бушатып елап алыгыз. Җиң сызганып физик эш эшләп алу да яхшы.

Оптимистлар озаграк яши — бу бәхәссез. Оптимист булырга өйрәнегез!
Каһвә һәм чәй эчегез. Аеруча яшел чәйне ешрак куллансагыз була.

Азрак ашагыз! Җиңелчә ачлык тойгысы гомерне озайта икән. Сүз озак вакытка ашаудан баш тарту турында түгел, кулланган калорияләрне киметү турында.
Чили борычын даими рационга кертегез. Аны яраткан кешеләрдә, яман шеш, йөрәк авырулары һәм салкын тию авырулары хевефенең 14 процентка азрак булуы ачыкланган.

Шоколад та гомерне озайта! Стресска каршы торырга да ярдәмләшә. Өстәвенә ул хатын-кызларда инсульт хәвефен киметә.
Барлык озак яшәүчеләрнең рационында сыр булуы ачыкланган. Юкка түгелдер. Сез дә аны ешрак кулланыгыз.

Галимнәр үткәргән тикшеренү еш соңга калучы кешеләрнең озаграк яшәвен исбат иткән. Алар ниндидер кысаларга сыю өчен артык пошынып бармый һәм депрессиягә бирешеп бармый икән.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев