Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Гхи мае

Әгәр дә көзге-кышкы вакытларда туңучан булсагыз, буыннарыгыз, билегез сызласа, еш салкын тиеп авырсагыз, ашкайнату процессы бозылганда, кәефегез төшенке булса, андый очракларда гхи мае нормаль тормыш рәвешенә кайтару өчен, организмны ныгыту өчен – менә дигән чара.

Кирәк:

* хуҗалыктан сатып алган атланмай яки 82% тан да ким булмаган кибеттә сатыла торган атланмай. 

Эш барышы:

Гхи яисә ги мае ул – чистартылган сары майның бер төре. Урта Азиядә (Индия, Пакстан, Бангладеш, Непал, Шри-Ланка) әлеге майны ризык әзерләгәндә, дини йолалар үткәргәндә яратып кулланалар.Билгеле, аны сатып та алып була, әмма аны өй шартларында да әзерләп була икән.

Атланмай терлек майлары катышмасы кермәгән, консервантлар һәм төрле-төрле өстәмәләр кушылмаган, майлылыгы 80% тан да ким булмаган очракта, аның 20% сызачак, ә 80% чиста май килеш калачак. Духовкада әзерләве бер дә мәшәкатьле түгел.

1. Майны бары тик белгән кешеләрдән генә яисә сыналган сату нокталарында гына сатып алырга киңәш итәр идем. Гадәттә, андый майны түгәрәк итеп әвәлиләр.

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/index.php/news/vtoroe/gkhi-mae

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев