Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Февральдә бакча эшләре

Февраль – бакчачыларның әкренләп сезонга әзерләнә башлаган чагы.

Февраль аенда бакча эшләре: 

- Саклауга куйган бүлбе, суганча, чыбыкчаларның торышын тикшерү;

- Бакчада кар тоту, тычканнар ияләшмәсен өчен, агач тирәләрендәге карны таптап тыгызлау;

-Орлык материалларын барлау, стратификация үткәрү, яңа орлыкларга заказ бирү, кайтарту;

-Үзем әзерләгән орлыкларның (кишер, чөгендер, кабак, ташкабак, помидор һ.б.) тишелешләрен тикшерү;

- Чәчү әйләнешен карап (мөмкин булганча), үсемлекләрне утырту өчен план төзү;

- Өй шартларында үсә торган помидор, борыч (12гыйнвар) чәчү;

- Борыч, баклажан, помидор (16-17, 25 февраль) чәчү. 

 

Рассаданы ничек әзерләргә? 

Рассада өчен туфракны көздән әзерлибез. Кибет туфрагын гына җиткереп булмый, шуңа күрә черемәле, уңдырышлы туфракны капчыкларга тутырып әзерләп калдырган булсагы, оттырмассыз. Яз көне шушы туфракка кибетнекен өстәп, вермикулит, кокос субстраты, әзрәк көл салып рассада өчен әзерлим. 

Сыек кына марганцовка эремәсен туфракка сибәм. Бер тәүлектән соң орлыкларны чәчкәч, су сибәргә. Күбрәк кар суын эретеп сибәргә мөмкин.

 

Иртә, уртача, соң өлгерешле сортлар

Һәрбер культураны үстергәндә үзенең кагыйдәләре бар, ләкин шулай да иртә, уртача һәм соң өлгерә торганнарын (мәсәлән, помидорның) да утыртырга кирәк. Күп еллар тикшерелеп килсә дә, һава торышы туры килмәсә, теге яки бу сорт мул уңыш бирмәскә мөмкин. Шуңа күрә берсенә генә ышанырга ярамый. 

 

Бакча аптечкасы булдыру

Бакча аптечкасында үсемлекләр өчен нашатырь спирты, йод, зеленка, бор кислотасы, марганцовка, аш тозы, сөт сывороткасы, чүпрә тотарга мөмкин. 

Фото: /pixabay.com

Чыганак: https://intertat.ru/news/garden/27-01-2019/irt-urtacha-so-lgereshle-sortlarny-rbersen-utyrtyrga-kir-k-fevrald-bakcha-eshl-re-5123938

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев