Файдалы киңәшләр
Ничек итеп дөрес тукланырга? Аз калорияле ризыкларны санап үтәбез
Эштә вакытта тиз генә ашыйсы килгәндә шоколад яки конфет белән чәй эчәбез. Камыр ризыгын да ашап куябыз. Болар – югары калорияле ризыклар. Шуңа да ашыйсы килүне баскан һәм шул ук вакытта калориясе дә аз булган продуктларны ашарга тырышыгыз.
Ә алар бик күп.
Эремчек белән бал. Калориясе дә аз, әзерләргә дә вакытны алмый.
Пешкән алма тәмле дә, файдалы да. Аны чистартып, газ мичендә пергамент өстенә куеп, 20 минут пешерегез.
Йогыртка кабак төше салып ашагыз.
Ананас белән грейпфрут салаты да тәмле. Аңарда калорий бөтенләй юк.
Кишерне уып, йөзем кушып ашап алыгыз.
Алманы кисәкләргә бүлеп, өстенә җир чикләвеге (арахис) мае тамызып ашагыз.
Кефир яки ряженка эчегез.
Йогыртка банан турап ашау да дөрес.
Фото: /pixabay.com
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/tiz-gen-kapkalap-alganda-shokoladka-totynma
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев