Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Файдалы киңәшләр

Бакчадагы кырмыскадан котылуның ике ысулы

Кырмыскалар үзләре бакчачыга әлләни мәшәкать тудырмый, тик алар үзләре белән башка бөҗәк – үлән бете алып киләләр. Ә менә ул инде үз чиратында үсентеләргә зур зыян сала. Корткычлардан котылу авыр, әмма мөмкин гамәл.

 Беренче ысул

Нашатыр спирты – тәҗрибәле бакчачының яратып куллана торган чараларының берсе. Азотлы ашлама булудан тыш, ул бөҗәкләрдән саклану чарасы да булып тора. 10 литр суга 30-50 мл нашатыр спирты һәм ике аш кашыгы сыек сабын яисә табак-савыт юу сыекчасын кушарга кирәк. Шушы катнашманы зарарланган үсемлекләргә сибәргә. Әгәр кирәксә, процедураны кабатларга була.

Икенче ысул

Бер пешкән йомырка сарысына ике чәй калагы бор кислотасы салып бутарга. Әлеге катнашманы кырмыска һәм үлән бете булган урыннарга сибәргә. Бу агуны кырмыскалар үзләре генә ашап калмый, ә ояларына ташып, ана кырмыскаларга да ашата.

 

Гөблә үрчесә

Үсемлек бете яки башта саргылт төстә була, аннары карасу-яшел төскә керә һәм бик тиз үрчи. Берничә көннән ул яшелчәләрнең яфрак астын сырып ук ала. Нәтиҗәдә яфраклар куырыла.

 

10 литр суга иттарткычтан чыгарылган 1 стакан башлы суган һәм каһвәтарткычта вакланган 1 аш кашыгы кара яки кызыл борыч, 2-3 аш кашыгы утын көле, 1 аш кашыгы сыек сабын салып болгатырга, сөзәргә һәм шул эремәне яфракларга сибәргә кирәк. 5-6 көннән аны тагын кабатларга.

Гөбләләргә каршы көрәштә көл эремәсен аерым да кулланырга була. 2 стакан утын көлен 70-80 градус җылылыктагы суга салып эретергә, шуңа 2 аш кашыгы сыек сабын кушарга, 1 тәүлек төнәтергә һәм сөзәргә кирәк. Үсемлекләргә аны җылы көнне кич белән сипкәндә файдасы күбрәк була.

Моннан тыш, әче борыч төнәтмәсен дә кулланырга мөмкин. Ул болай ясала: 60 градус җылылыктагы 10 литр суга 50 грамм изелгән әче борыч кузакларын салырга, шуңа 1 аш кашыгы сыек сабын һәм 2-4 аш кашыгы утын көле кушарга. Эремәне 1 тәүлек төнәтергә, аннары сөзеп, үсемлекләргә бөркергә кирәк. 5-6 көннән тагын кабатларга

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев