Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Файдалы киңәшләр

Баулы хуҗабикәләренә берничә киңәш тәкъдим итәбез

Сырник ясаганда эремчек һәм йомырка катнашмасына аз гына үсемлек мае кушсагыз, сырник тәмлерәк була, кабарыбрак пешә.

 

Макаронны зуррак кәстрүлдә пешерергә тырышыгыз. Болай ул тигез пешә, ябышмый. Тозны макароннан алда салалар.

 

Суыткычта сакланган помидорның тәме үзгәрә. Аны бер рәт итеп кенә таратып, яки кәгазь пакетка салып, бүлмә температурасында тотарга кирәк.

 

Пычакны кайнар суда юарга ярамый. Юкса, үтмәсләнә.

 

Йомырка агын алюминий савытта тугламагыз. Болай аның төсе ямьсезләнәчәк.

 

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев