Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Файдасын сөйләп бетергесез

Шундый эчемлек бар. Ул һәммәбезгә дә бик кирәк. Аны һәркайсыбыз әзерли ала.

Мүк җиләге морсы антибиотикларның пиелонефрит (бөерләрне зарарлаучы специфик булмаган ялкынсыну процессы) китереп чыгаручы патогеник микроорганизмнарга тәэсирен көчәйтүче уникаль сәләткә ия. Бу мүк җиләгендәге гипюр кислотасы тәэсире белән бәйле.

Бу эчемлек арыганлыкны бетерергә, баш авыртуын киметергә һәм йокысызлыкны җиңәргә сәләтле, чөнки аның составында Р витамины бар. Морс салкын тигәндә бик яхшы ярдәмче булып тора. Халык медицинасында да шифалы эчемлек бик популяр.

Мүк җиләге морсының исбат ителгән файдасы бик күп:

Ашкайнату системасы органнарын зарарлаучы микробларның һәм химик кушылмаларның патологик активлыгын киметә.

Тукымалардан артык сыеклыкны чыгара. Бу морсны куллануның өстенлеге шунда – организмнан калий юылмый.

Ялкынсынуны киметә, паразитик микробларны юк итә.

Тәнне токсиннардан чистарта, аны витаминнар белән туендыра, иммунитетны арттыра.

Гормональ фонны нормальләштерә.

Авыз куышлыгын дезинфекцияли, ялкынсынуны бетерә.

Бу искиткеч эчемлекне ничек әзерләргә соң?

Бер стакан мүк җиләге, ярты стакан шикәр, 1.5 литр су алыгыз. Юылган мүк җиләген изеп, сутын чыгарыгыз. Сутны аерым алып куегыз, ә изелгән җимешләрне суга салып, кайнатып чыгарыгыз һәм сөзегез. Төнәтмәгә сут һәм шикәр кушыгыз. Сутны төнәтмә суынгач кушсаң, эчемлекнең файдасы күбрәк тә була.

Туңдырылган мүк җиләген дә кулланырга була.

Сәламәт булыгыз!

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев