Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Файдалы киңәшләр

Баулы хуҗабикәләренә пешергән ризык тәмле килеп чыксын өчен, берничә киңәш тәкъдим итәбез

1. Ит өчен соус әзерләгәндә... ике генә чеметем каһвә дә кушып карагыз әле. Ит һәм каһвә. Сәеррәк яңгырый, әлбәттә. Әмма нәтиҗә сез көткәннән күпкә яхшырак, дөресрәге, тәмлерәк булачак. 

 

2. Сөт саласы савытка бер генә чеметем тоз салыгыз: бу очракта сөтегез ачып чыкмаячак, гомумән, ул озаграк сакланачак. 

 

3. Ә бу киңәш – бәрәңге яратучыларга. Бүген кичкә бәрәңге изеп пешерергә җыенасызмы? Ике алманы турагыз, өстенә лимон согы сибегез һәм томалап, сыер маенда пешереп алыгыз. Ә аннан сөт белән бергә изгән бәрәңгегә кушыгыз. Бәрәңгегә бөтенләй көтелмәгән тәм керер!

 

4. Балыкның свежиймы-түгелме икәнен белү өчен аны салкын су салынган савытка салып карагыз. Әгәр ул төпкә төшеп ята икән, димәк, балык, свежий – курыкмыйча ашарга була. Ә инде күптән тотылган икән – балык өскә калкачак.

 

5. Әгәр балыкка серкә (уксус) сөртеп берничә минут тотсагыз, аны чистартырга җиңелрәк булачак.

 

 6. Сөтне кайнатыр алдыннан савыт читенә сыер мае сөртсәгез, сөт кайнап ташымаячак.

 

7. Итне томалап пешергәндә аңа 1-2 тамчы гына серкә (уксус) кушсаң, ит йомшаграк булып пешәчәк.

 

8. Дөгене грейпфрут согында пешереп карагыз әле – тәменә шаккатарсыз. (1 стакан дөгегә ярты грейпфрут  согы кушарга кирәк.)

 

9. Пищевая пленканы... суыткычта саклагыз. Шулай итсәгез, ул ертылып аптыратмаячак, кулга  ябышмаячак, гомумән, аның белән нәрсәнедер төрү, чорнау күпкә җиңелрәк булачак.

 

10. Йомырка тәбәсе пешергәндә сөт урынына... газлы су кушып карагыз. Менә күпереп тә күрсәтәчәк ул сезгә!

 

11. Камырга кушасы шикәр комы янында түбәндәгеләрне сакларга киңәш итәбез: кардамон, дарчин (корица, таягы да ярый, төелгәне дә), лимон яки лайм кабыклары, киптерелгән бөтнек, канәфер, бадьян... Мондый исләр сеңгән шикәр комы белән әзерләнгән камыр ризыклары бөтенләй башкача тәмле булачак.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев