Файдалы киңәшләр
Баулыларга берничә киңәш тәкъдим итәбез
Аксымлы ризык, әйтик, ит, балык, йомырка, сөт ризыклары, гөмбә ашаганнан соң, сыеклык, бигрәк тә баллы су эчмәскә. Алар бергә буталып, ризыкны эшкәртү авырлаша.
Аксым белән углеводны бергә ашамагыз. Аксым өчен ачы, ә углеводларга селтеле тирәлек кирәк. Ашказаны әле берсенә, әле икенчесенә күчеп, ризык ахырга кадәр эшкәртелеп бетми. Аксымлы ризык ашказанында чери, ә углеводлысы әчи башлый.
Углеводлы ризык ашагач, ике-өч сәгать эчми торыгыз.
Ныклап ашаганнан соң җиләк-җимешкә кагылмый торыгыз. Аларны аерым гына ашарга яки ашар алдыннан кулланырга кирәк.
Төп ризыктан соң баллы әйберләрне дә ашамый торыгыз.
Фото:
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев